Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары инглиз теле укытучылары Алсу Мөбәрәкшина һәм Лилия Ризатдинова оештырган интеллектуаль танып-белү марафонында катнаштылар. English Quiz уены "ТИСБИ" Идарә университетының Чаллы филиалында узды һәм «Музыка», «Кешеләр», «Табышмаклар», «Ил» һәм башка сораулар буенча берничә блоктан торды.

Уен нәтиҗәләре буенча 60 нчы мәктәпнең Dream Team командасы җиңү яулады. Икенче урынга 11 нче мәктәпнең Stars командасы чыкты. Лидерлар өчлеген 9нчы мәктәптән The Best командасы төгәлләде.

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 11:02