Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев төзелеп килүче барлык балалар бакчаларында булды. Быел төзүчеләргә алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тапшырырга кирәк булачак. Замелекесье микрорайонында барлыкка киләчәк яңа балалар бакчаларының берсен төзү белән «Домкор» төзелеш компаниясе шөгыльләнә. Чаллыда бу компаниянең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзү буенча беренче тәҗрибәсе.

«Социаль объектларның үсеш темплары тизләтелә. Мондый күләмдә балалар бакчалары КамАЗ төзелеше вакытында гына төзелде», – дип билгеләп үтте «Домкор» директоры, Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе Мөнир Гайнуллов.

Әйтик, «Домкор»дан тыш, 2019 елда балалар бакчаларын «Твой дом» (63 комплекста «Сабантуй» һәм Яңа шәһәрнең 14 комплексында «АБВГДейка»), «Евростиль» (35 комплекста «Акчарлак»), «Стройтраст» (Замелекесьеның 22 комплексында «Смешарики») төзелеш оешмалары тапшырачак. Чаллыда барлык алты балалар бакчасын да 1 сентябрьгә тапшырырга планлаштыралар. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тапшырылуын исәпкә алып, Чаллыда балалар бакчалары саны 126гә җитәчәк. Моннан тыш, 2020-2021елларга тагын сигез балалар бакчасы төзү күздә тотыла.

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 11:17