Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен алуны гадиләштерергә, шулай ук ялган яки дөрес булмаган мәгълүматлар бирү буенча мөмкин булган куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә торган федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина яңа законга аңлатма бирде: "Закон проекты  инвалидлыкны раслый торган документларның оригиналларын үзләре белән йөртергә ихтыяҗы булган 11 миллионга якын кешегә кагыла. Кайбер документларны төшереп калдыру инициативасы, аерым алганда, инвалидлык турында белешмәләр, җәмгыятьне гуманлаштыру таләпләренә җавап бирә торган шәхси саклау документларын исемлегеннән төшереп калдыру бик вакытлы, чөнки бүген кирәкле мәгълүматларне федераль инвалидлар реестрыннан соратып алып була».

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр инвалидларга хезмәт күрсәтү процессын тагын да уңайлырак итәчәк, шулай ук аларны алуны тизләтәчәк.

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 11:25