Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Проектның кунагы World Art & Fashion (Төркия) Халыкара форумы кысаларында «Дөнья модасы Мини миссы» конкурсы җиңүчесе, «Мини-мисс Россия - 2012» титулына ия булган җырчы, «Милләт горурлыгы» конкурсында «Телетапшырулар алып баручы» номинациясендә Гран-при иясе Лия Шәмсина булды.

Очрашу вакытында Лия эстрада сәхнә арты тормышы, бер үк вакытта вокал, хореография, актер осталыгы белән шөгыльләнергә өлгерү турында сөйләде, шул ук вакытта эшнең сыйфаты турында да онытмаска кирәклеген искәртте. Шулай ук җырчы яраткан җырларыннан өзек башкарды һәм Венециядә булу хыялы белән уртаклашты.

Проектның төп максаты-Яр Чаллы яшь буынының профессиональ һәм шәхси сыйфатларын һәрьяклап үстерү һәм камилләштерү өчен кирәкле шартлар тудыру. «Кунаклар» проектында үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләгән кешеләр өчен мондый мөмкинлек биреләчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8-965-619-79-01.

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 11:45