Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының «Яр буе» паркы мәйданында X Шәһәр студентлар Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча команда беренчелеге узды. Ярышларда югары һәм урта махсус уку йортларының 10 командасы катнашты. Ярышлар кысаларында эстафета ярышы (командада 6 кеше) узды, анда егетләр 2 километр, ә кызлар 1,5 километр араны үттеләр.

Югары уку йортлары арасында ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты җиңүче булды, икенче урында-Чаллы дәүләт педагогия университеты, өченче урында-КНИТУ-КАИ филиалы. Урта махсус уку йортлары арасында педагогика көллияте җиңүче булды,икенче урында-КАМТЭК, өченче урында- Л. Б. Васильев исемендәге КДАМТ. Спартакиада кысаларында спортның чираттагы төре йөзү буенча ярышлар булачак.

Пәнҗешәмбе, 7 февраль 2019, 08:12