Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасында «хөкүмәт сәгате» барышында транспорт министры Евгений Дитрихның хисабын тыңладылар һәм 2017 елда гамәлгә ашырыла башлаган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты турында фикер алыштылар. Проект россиялеләрне заманча, куркынычсыз, сыйфатлы юл инфраструктурасы белән тәэмин итүгә һәм тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, бу мәсьәлә буенча үз фикерен белдерде: "Юл төзелеше милли әһәмияткә ия тема булып тора. "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектын финанслауга дәүләт 2019 елда 110 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәк, бу 2018 елга караганда 2,5 тапкырга күбрәк. РФ Хөкүмәте тарафыннан норматив-хокукый документларны эшләү, раслау һәм әлеге акчаларны куллану срокларын үтәүне без парламент контролендә калдырабыз. Депутатлар милли проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәр әзерләде. Алда җитди эш башкарырга кирәк".

"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары"  проекты Россия Федерациясенең 83 субъектында 104 шәһәрне колачлый.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары озынлыгы өлешен норматив хәлдә 50,9%ка кадәр арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга киметү, нормативта шәһәр агломерацияләре юллары озынлыгы күрсәткечен 85%ка җиткерү планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе, 7 февраль 2019, 14:01