Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда А. В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына хоккей буенча шәһәр турнирын ябу тантанасы узды. Турнир уеннары 4 гыйнвардан "Яшүсмер" яшүсмерләр клубларының хоккей кортларында башланды. Аларда дүрт яшь төркемнәре буенча яшүсмерләр-яшьләр клубларының 35 хоккей командасы катнашты.

Уеннар нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:1) кече төркем (2008-2009 ел): 1 урын - «Белые медведи» командасы; 2 урын - «Юность» командасы. 2) урта төркем (2006-2007 елгы): 1 урын - «Белые медведи» командасы; 2 урын - «Смена» командасы. 3) өлкән төркем (2004-2005 елгы): 1 урын - «Белые медведи» командасы; 2 урын - «Исток» командасы. 4) яшүсмерләр төркеме (2002-2003 еллар): 1 урын - «Белые медведи» командасы; 2 урын - «Огонек» командасы.

Турнирның абсолют җиңүчесе булып «Чайка» яшүсмерләр клубының «Белые медведи» командасы танылды. Командага турнирның абсолют җиңүчесе Кубогы тапшырылды. Турнирның гомуми зачетында 2 урын өчен Кубок «Юность» командасына бирелде. Моннан тыш әлеге команда 2018 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы команда" кубогына лаек дип табылды.

Турнирның иң яхшы 20 уенчысы «Нефтехимик» хоккей клубыннан истәлекле сувенирлар белән билгеләп үтелде. «Белые медведи» командасыннан хоккей кәшәкәләре җыелмасы «Исток», «Меридиан» һәм «Бригантина» командаларына тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 7 февраль 2019, 14:02