Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Сәламәт принцип» профилактик чаралар комплексы проектының икенче этабы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Ике ай дәвамында катнашучылар сәламәтлек, спорт, дөрес туклану турында үз фикерләрен бастырдылар һәм моның өчен баллар алдылар. Иң күп балл җыйган аккаунтлар, үз категорияләрендә җиңүче булдылар.

Иң яхшылары беренче дәрәҗә дипломнар һәм партнерлардан призлар белән бүләкләнде: 1 урында Ильвина Алмакаева, 10нчы мәктәп, “Адреналин” командасы; 2 урында - Әлфинә Хәйруллина, Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятенең"Позитив” командасы; 3 урында Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты студентлар советы командасы.

Катнашучы сертификатлары белән Илүзә Байрамгулова, 58 нче мәктәп, «СССР» командасы; Алена Зыбина, Казан КАИ милли тикшеренү техник университетының Яр Чаллы филиалындагы «Power Rangers» командасы; Алия Абдуллина, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының «V. I.P.» командасы; В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы («Хокукым бар» командасы) бүләкләнде. 

Пәнҗешәмбе, 7 февраль 2019, 15:05