Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә халык тыңлаулары вакытында җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Тәкъдимнәрне «Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте» МУП директоры Ленар Сәлманов җиткерде.

Ул хәбәр иткәнчә, җирдән файдалану кагыйдәләре башта 2007 елда расланган һәм аларда һәр ике ел саен диярлек теге яки бу үзгәрешләр кертелгән: «Соңгы үзгәрешләр бездә 2017 елда кертелде, шуңа бәйле рәвештә, Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән җир кишәрлекләрен рөхсәт ителгән куллану төрләре классификаторлары төрен раслау турында Карар кабул ителде», – дип хәбәр итте ул.

Бу юлы үзгәрешләр кертү яңа нигезләмәләр һәм законнарның үз көченә керүенә бәйле. Мисал өчен, күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы законга үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә шәһәр территориясендәге һәр җир кишәрлеге шәһәр төзелешен зоналаштыруның бер зонасында урнашырга тиеш.

Аерым саклана торган табигый зоналар һәм территорияләр мәсьәләләре буенча законга үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре территориясендә «Боровецкие ключи» исеме астында аеруча саклана торган мәдәни мирас территориясе барлыкка килде. Элегрәк бу территория шәһәрне зоналаштыруга кертелмәгән иде.

«Шулай ук Министрлар Кабинеты карары белән аеруча саклана торган территория – «Түбән Кама» паркы билгеләнде. Әмма бу парк Яр Чаллы шәһәре территориясенә керми. Ул Алабуга районына керә, шуңа күрә аны шул шәһәр территориясенә кертергә тиеш булачаклар», – дип аңлатты Ленар Сәлманов.

Үзгәрешләр бакчачылык ширкәтләре белән шөгыльләнүче җир массивларына да кагылды: «Күмәк бакчаларның территориаль зонасы, бакча участоклары билгеләнә, җир кишәрлекләренең минималь, максималь күләме һәм бакча участокларында торак төзү максатлары өчен кирәкле параметрлары билгеләнде», – дип хәбәр итте «Шәһәр төзелеше үсеше хезмәте» МУП директоры.

Моннан тыш, җирләрне инвесторларга тапшыру күләмен билгеләү, проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау һәм инвестиция проектларын төзү өчен С-2 зонасында җир кишәрлеген рөхсәт ителгән куллануның төп төре – «Күп катлы торак төзелеше» буенча эш билгеләнгән. Тыңлауларда катнашучыларга ТОСЭР резидентлары өчен мәйданнар әзерләү һәм «КАМАЗ» ГАҖ мөрәҗәгате буенча кертелә торган үзгәрешләрне күрсәттеләр.

Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча беркетмә әзерләнәчәк һәм ул Башкарма комитет Җитәкчесенә җибәреләчәк. Чыгыш ахырында Ленар Сәлманов җирдән файдалану кагыйдәләре шәһәр Советы тарафыннан расланачак, дип белдерде.

Пәнҗешәмбе, 7 февраль 2019, 16:00