Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елда тикшерүләр барышында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе 65 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклады. Күзәтчелек органы ярдәмендә мөмкин булган 69 авариягә юл куелмады, бу 2017 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк. 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча утырышта Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә 2018 ел нәтиҗәләре турындагы доклад белән Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган елда объектларның сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы өлкәсендә 13 меңнән артык тикшерү үткәрелгән, анда 65 меңнән артык хокук бозу ачыкланган. Ростехнадзор 122 млн 417 мең сумлык штраф салган. Җитештерү объектлары һәм техник җайланмалар эшчәнлеген туктатып тору нәтиҗәсендә 69 мөмкин булган авариягә юл куелмады, бу 2017 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе Идел буе федераль округы территориясендә сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек функцияләрен башкара. Идарә карамагында шартлау куркынычы булган объектларны, йөк күтәртү корылмаларын, газ җиһазларын, җир асты эшләнмәләре объектларын, гидротехник корылмаларны эксплуатацияләүне контрольдә тоту мәсьәләләре тора. Моннан тыш ведомство куркыныч җитештерү, техник яктан катлаулы һәм уникаль объектлар төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтеп бара.

Пәнҗешәмбе, 7 февраль 2019, 16:06