Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Анда катнашырга теләк белдереп 20дән артык чаллылы сайлап алу турына гариза бирде. Финалга 13 хатын-кыз һәм бер ир-ат үтте. Иң яхшыларны җиде номинациядә билгеләделәр. Зона турының җиңүчеләре-Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Евгения Селезнева («Хатын-кыз-ана»), «КАМАЗ» ГАҖ пресс-рама заводының социаль үсеш бүлеге әйдәп баручы режиссеры Нәфисә Ибраһимова ( «Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият»), "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортының балетмейстер-куючысы Рәсимә Хәйбуллина («Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият»), профессор, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының чит телләр кафедрасы мөдире Җәмилә Мостафина ("Хатын-кыз-галим"), «КАМАЗ» ГАҖ мастеры Татьяна Бобоназарова («Минем язмышым-минем һөнәрем»), Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе директоры Эльмира Шәрипова ("Хатын-кыз-лидер"), пенсионер, 27 нче мәктәп каршындагы "Шатлык" сәламәтлек төркеме җитәкчесе Флюра Белозерцева ("Өченче буын героинясы"), «Танар» гаилә клиникасы баш табибы Лариса Танова («хатын-кыз-бизнес леди»).

Чараны «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары: «Ритм» бию студиясе, «Вольница» вокаль ансамбле; популяр артистлар: Ринат Хәмәдиев, Илнур Гомәров, Лилия Букеева, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар һәм «Болгар» ансамбле солисты Нияз Хаматшин бизәде.

 «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы республика социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Чара Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла.

Пәнҗешәмбе, 7 февраль 2019, 18:34