Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Диалог" үзәге белгечләре "Укучы-педагог" системасында педагогик аралашу нигезләре" дигән методик семинар оештырдылар. Семинар барышында педагогик аралашуның төп функцияләре, стиле, деструктив һәм уңай модельләре билгеләнде, педагоглар һәм сыйныф җитәкчеләренең укучылар белән үзара хезмәттәшлеге буенча төп проблемалы вакыйгалар сүтелде, педагогларның конфликтлы хәлләрдә эмоциональ халәтен җайга салу технологияләре каралды.

Белгечләр фикеренчә, әгәр педагогик аралашу һәм килеп туган ситуациядә үз-үзеңне тоту стилен белсәң күп кенә конфликтларны булдырмаска яки бетерергә мөмкин. Семинарда яңгыраган мәгълүмат мәктәпләрнең педагогик советларында, директор каршындагы киңәшмәләрдә, педагоглар өчен тренинглар вакытында җиткереләчәк.

Җомга, 8 февраль 2019, 09:19