Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Шатлык" яшьләр үзәгендә XIX "Созвездие-Йолдызлык-2019" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары узды.

Сайлап алу турлары «Хореография», «Конферанс», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр» номинацияләре буенча үтте. Фестивальдә эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге иҗат коллективлары һәм башкаручылар көч сынашты. Шәһәр сайлап алу турларында 1520 кеше катнашты.

Фестивальнең зона туры 5-7 мартта "КАМАЗ" мәдәният сараенда узачак.

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика масштабындагы зур фестиваль хәрәкәте булып тора. Җәмәгатьчелек һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең фестиваль хәрәкәтен башкаручылар һәм коллективлары чыгышлары белән югары бәя биреп, фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында уза. 2016 елдан башлап «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.
Дүшәмбе, 11 февраль 2019, 10:43