Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25-29 март көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә Халыкара театр көне уңаеннан «Мәдәни минимум» Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

Акция яшьләргә гамәлдәге мәдәни традицияләрне сакларга һәм яңаларын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук төрле буын вәкилләренең спектакльләрен карау өчен берләштерәчәк. "Мәдәни минимум" кысаларында актив иҗади яшьләр дусларын, танышларын һәм туганнарын Яр Чаллы театр мәйданчыкларына чакыра, анда махсус чаралар программасы әзерләнәчәк. Чараларда катнашу бушлай.

«Таврида» форумының «ВКонтакте» (vk.com/tavridaforum) рәсми төркемендә акцияне үткәрү урыннары турында тулырак белергә була .

Мондый эчтәлектәге беренче акция 2018 елда узды һәм 50 000 кешедә кызыксыну уятты, алар сәнгать күргәзмәләрендә, театр куелышларында һәм кинопоказларда катнаштылар. Узган ел  3000нән артык мәдәни мәйданчыкка  илебезнең 67 субъекты җәлеп ителде

Чәршәмбе, 20 февраль 2019, 16:46