Автокаланың «Бригантина» клубы хоккей кортында яшүсмерләр клублары арасында Россия Пенсия фонды кубогына хоккей турнирында җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләү чарасы узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урынга – “Бригантина” командасы лаек булды. Икенче урында – "Импульс", 3 урында – "Огонек" командасы; 4 урында – «Вега» командасы.
Турнирны ябу хокукы Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховка бирелде. Ул командаларны котлады һәм киләчәктә яңа җиңүләр теләде.
Турнир призерларына кубок, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 февраль 2019, 11:51