Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре – Ираида Александровна Королева һәм Анна Александровна Пелагеина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Ираида Александровна Горковь өлкәсендә  гади колхозчылар гаиләсендә туа. Туган авылы Сумеловада 10 сыйныф тәмамлый, аннары Семеново шәһәрендә укытучылар институтына укырга керә. Математика укытучысы дипломы ала. Сугыш вакытында Ираида Александровна сеңлесе белән кыр эшләрендә эшли. Сугыштан соң, 1954 елда кияүгә чыга.

1972 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире төзелештә, КамАЗ заводында эшли, ә Ираида Александровна математика укытучысы булып эшли. Лаеклы ялга 22 нче урта мәктәптән китә. Гомуми укытучылык стажы-36 ел. Ираида Александровна ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерә, җиде оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Анна Александровна Пелагеина Биектау районы Чебокса авылында, күп балалы гади эшчеләр гаиләсендә туа. Туган авылында ул өч сыйныфны тәмамлый, аннан соң колхозда эшли. Сугыш башланганда окоп казып, урман кисүдә (эшчеләр өчен ашарга әзерли) катнаша, карьерда булышып йөри. Сугыштан соң агач эшкәртү заводына урнаша, арбалар, кареталар һәм тәгәрмәчләр ясый. 1952 елда кияүгә чыга.

Яр Чаллы шәһәренә 1970 елда күчеп килә, торак-коммуналь хуҗалыкка урнаша, вахтер, җыештыручы булып эшли. Пенсиягә дә шул предприятиедән чыга. Анна Александровнаның өч баласы, алты оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.

Юбилярлар “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгәннәр.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова котлады.

Дүшәмбе, 11 февраль 2019, 12:58