Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитеты «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге белән берлектә, шәһәр эшмәкәрләрен 15 февраль көнне «Эшмәкәрләр һәм банкирлар күзлегеннән финанслар алу мөмкинлеге» темасы буенча "түгәрәк өстәл"гә чакыралар.

Чара барышында эшмәкәрләр һәм финанс институтлары арасында килеп туган проблемалар буенча фикер алышу булачак. Әлеге проблемаларны хәл итү юллары каралачак.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар: Яр Чаллы шәһәре эшкмәкәрләре, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, банклар һәм башка финанс оешмалары вәкилләре.

Чарада катнашу өчен otdelsmp@yandex.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк яки 30-58-95, 30-59-45 телефоны аша язылырга мөмкин.

Чәршәмбе, 13 февраль 2019, 09:18