Бүген Казанда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия Федерациясе Транспорт министры Евгений Дитрих, Россия президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Утырышта шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та катнашты.
2018 елдагы Транспорт комплексы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында төп докладны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ясады. Коллегия утырышында катнашучыларга ТР транспорт комплексының төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында фильм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, коллегия барышында барлык чыгыш ясаучылар кебек үк, иң мөһим мәсьәлә-юл хәрәкәте иминлеге, дип ассызыклады. Юл хәрәкәте иминлегендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты төп роль уйный.
ФОТО: ТР президенты матбугат хезмәтеннән алынды
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 февраль 2019, 15:44