Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгенге көннән күпфункцияле үзәкләр тагын бер яңа хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер автокалада яшәүчеләр КФҮдә салым түләүченең шәхси номеры (ИНН) алырга мөмкин. Әлеге документны шулай ук югалткан, бозганнан соң торгызырга яки фамилияне үзгәрткәннән соң алыштырырга була. ИНН таныклыгын мөрәҗәгать иткәннән соң җиде эш көне эчендә алырга мөмкин булачак. Гаризалар Татарстанның күп функцияле үзәкләренең берсендә кабул ителә. Бу хезмәт өчен мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт булуы мөһим. Гариза шулай ук нотариуста раслаган ышаныч кәгазе нигезендә эш итүче салым түләүченең вәкаләтле вәкиле тарафыннан бирелергә мөмкин. Таныклыкны яңадан алган очракта, 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак.

Татарстан Республикасында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» директоры Ленара Мозаффарова хәбәр иткәнчә, ай дәвамында Яр Чаллыда биометрик чит ил паспорты рәсмиләштерүгә гаризалар кабул ителә башлау планлаштырыла. 

«Яңа буын паспорты биометрик мәгълүматны үз эченә алганлыктан, бу хезмәт күрсәтү өчен махсус җиһазлар - биометрик параметрларны теркәүнең портатив комплексы сатып алынган. Хезмәт күрсәтү буенча кабул итүне, федераль дәрәҗәдә билгеләнгән тәртип нигезендә, әлегә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре башкара», - дип сөйләде Ленара Мозаффарова.

Автокаланың күпфункцияле үзәкләре шәһәр халкына федераль, республика һәм муниципаль хезмәтләрнең 100дән артык төрен тәкъдим итә.

Сишәмбе, 19 февраль 2019, 13:05