Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин "Дакар-2019" ралли-марафонында җиңүче "КАМАЗ-мастер" командасы белән очрашты. Очрашу Владимир Путинның Казанга эш сәфәре кысаларында узды.

Владимир Путин белән бергә «КАМАЗ-Мастер» спортчылары янына очрашуга Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да килде.

«16нчы тапкыр җиңүегез белән барыгызны да котларга телим», - дип мөрәҗәгать итте спортчыларга Владимир Путин. – Сез беләсезме,  бу ярышларны күпләр, илдә генә түгел, илебездән читтәгеләр дә күзәтте.  Чөнки сез  һичшиксез программаның бу өлешендәге лидерлары, шуңа күрә бөтен дөнья буйлап автоспорт яратучылар, моны игътибар белән күзәттеләр».

Спортчылар Россия президентына «Дакар-2019» – алтын һәм көмеш бедуин символы булган җиңүләр трофейларын, шулай ук узышның ничек үтүен күрсәттеләр. «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин аңлатмалар биреп барды. 

Спортчылар президентка команданың 30 еллыгына һәм "КАМАЗ" заводының 50 еллыгына багышланган истәлекле бүләк тапшырдылар.

Фотолар: Россия президенты сайтыннан алынды 

Чәршәмбе, 13 февраль 2019, 09:49