Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тугызынчы ел рәттән Яр Чаллыда хәрби-спорт эстафетасы уза. Быел ул Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган. Автозавод районында әлеге чара ел саен  “Штурм” хәрби-патриотик клубы һәм “Юнармия” бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең шәһәр штабы инициативасы белән оештырыла.

Раушан Усманова чарада катнашучыларны сәламләде: “Без һәлак булган чаллыларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Сез, кадерле ветераннар, Ватанга һәм шәһәребезгә намуслы хезмәт күрсәтүне дәвам итәсез, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү эшенә зур өлеш кертәсез. Яр Чаллыда сез хездән үрнәк алучы яңа буын яшь кешеләр тәрбияләнә...".

Әфганстан республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы Заһир Харунов яшь буынга “Егетләр, булачак ир-атлар, үзегезне физик һәм мораль яктан әзерләгез. Сугыш башланса, Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булырга кирәк”, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Чарада «Хәрби хәрәкәтләр тәмамлануга һәм Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга XXX ел» юбилей истәлекле медале белән Заһир Харунов, Ринат Шәрәфиев, Өлфәт Галиуллин, Мөнир Сөләйманов, Винер Дәүләтгәрәев, Айрат Нисафетдинов бүләкләнде.

Чараның тантаналы өлешеннән соң укучылар алты этапны үз эченә алган хәрби-спорт эстафетасында катнаштылар: винтовканы сүтү һәм җыю, граната ыргыту, пневматик винтовкадан ату, каршылыклар полосасы, чаңгы ярышлары, яралыларны күчерү.

Чәршәмбе, 13 февраль 2019, 11:56