Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

С. П. Титов исемендәге КБК предприятиесе кадрлар хезмәте белгече Ирина Исхакова, «КАМАЗ» ГАҖ логистик үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча әйдәп баручы инженеры Кирилл Мульдияров һәм Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова автокалада хезмәт базары турында сөйләделәр.

«Түгәрәк өстәл» форматында «ТИСБИ» Идарә университетының Яр Чаллы филиалы студентлары эш бирүчеләр белән очрашты. Чара “Хезмәт базары перспективалары һәм иң кирәкле һөнәрләр” темасына багышланган. Очрашу барышында сөйләшүләрне уңышлы узу нигезләре, югары квалификацияле кадрлар өчен инглиз телен белү мөһимлеге һәм башка темалар буенча студентлар актив рәвештә үз фикерләрен белдерделәр, эш бирүчеләр белән аралаштылар, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Чәршәмбе, 13 февраль 2019, 14:15