Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең белем бирү учреждениеләреннән 20 команда составында 100дән артык кеше  "Сталинград сугышы" хәрби-патриотик квеста катнашты. Катнашучыларга рус журналистларының ролен күреп, беренче чыганактан чын тарих һәм фактларны җыеп, тирә-юньдәгеләргә җиткерергә, ялган фактлар таралуны булдырмый калырга кирәк иде.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Яр Чаллы политехника көллияте, 2 нче урынны Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, 3 нче урынны Кама техник-икътисад көллияте командасы алды.

Квест Яр Чаллының "Җиңү волонтерлары" бүлекчәсе инициативасы белән "Орион" яшьләр үзәге һәм Яр Чаллы шәһәренең иреклеләр үсеше үзәге ярдәмендә үткәрелде.

Чәршәмбе, 13 февраль 2019, 15:44