Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәрнең Җиңү паркында укучылар Советы «Кошларны ашатыгыз» экологик акциясе үткәрде. Ай дәвамында Чаллы укучылары экологик җимлекләр ясадылар. Кошлар өчен "печенье" әзерләү буенча барлыгы 48 мастер-класс үткәрелде. 1500дән артык җимлек мәктәпләр янында, йортлар ишегалларында, паркларда эленде. Шуларның 100дән артыгы шәһәрдәшләребезгә бүләк ителде.

Шулай ук акция кысаларында Шәһәр Советы депутатлары, укучылар, мәктәп үзидарәләре активистлары һәм укытучылар көче белән сыйныф сәгатьләре оештырылды, аларда башлангыч сыйныф укучыларына төбәктәге кошлар турында сөйләделәр.

Пәнҗешәмбе, 14 февраль 2019, 08:55