Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала укучылары шәһәр хакимияте бинасында булдылар. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе урынбасары Рената Насеткина катнашучыларны Башкарма комитет идарәсе структурасы белән таныштырды. Экскурсия беренче катта урнашкан күргәзмәдән башланды, андагы альбомнарда шәһәр тарихы хронологиясе тәкъдим ителгән.

Аннары укучылар шәһәр Мактау тактасы һәм мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең эш үзенчәлекләре белән таныштылар.

"Без аны ел саен яңартабыз. Мәгариф идарәсендә комиссия бар. Без һәр педагогның уку елы буена уңышларын һәм казанышларын карыйбыз", - дип билгеләп үтте идарә башлыгы Винер Харисов.

Винер Харисов укучыларга шәһәрнең мәгариф системасы үсеше турында сөйләп узды һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. 

Укучылар шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсендә экскурсиядә булдылар. 

Җиргә кагылышлы аренда мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы Динар Гөмәров идарә эшчәнлеге турында сөйләде. Бигрәк тә кунакларга openspace-офис форматында оештырылган кабинет ошады. Шулай ук укучылар алга киткән социаль-икътисадый үсеш территориясе турында да белделәр.

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов яшь чаллылыларга муниципаль хезмәткәр карьерасы турында сөйләде. Ул үзенең тарихы белән уртаклашты һәм берничә киңәш бирде.

Экскурсия ахырында укучылар шәһәр Советы утырышлары һәм башка мөһим шәһәр киңәшмәләре уза торган 405 нче залда булдылар.

Пәнҗешәмбе, 14 февраль 2019, 16:34