Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 16 февраль көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында XVIII Спартакиада кысаларында, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында кече калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак.

Ярышларда катнашу өчен дүрт кешедән торган шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре җыелма командалары катнаша ала. Катнашучылар яткан җирдән, 50 метр ераклыкктагы мишеньгә эләгергә тиеш булачаклар. 3 сынау һәм 5 зачет ату башкарыла.

Команда беренчелеге ату вакытында команда әгъзалары җыйган очколар суммасы буенча билгеләнә. Шәхси беренчелек шәхси зачеттагы очколар саныннан чыгып билгеләнәчәк.  

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 57-08-70 телефоны аша "Заман" яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Җомга, 15 февраль 2019, 10:52