Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Көн саен шәһәр урамнарында юлларны кардан чистарту өчен 70-80 берәмлек техника чыга. Эшләр тәүлек буе алып барыла. Кичә узган төнге рейд вакытында журналистларга шәһәрнең барлык өч районында да юлларны кардан чистартуның ничек эшләнүен күрсәттеләр.

"Предприятиенең бурычы-юл уң як бортыннан сул бортка кадәр тулысынча ачык булсын. Сул як борты ачылу белән кыенлыклар килеп чыга, чөнки бөтен җирдә, хәтта үзәк проспектларда да, җирле юлларны исәпкә алмаган очракта, юл читендә машиналар тора. Мондый шартларда эшләргә, урап узарга тырышабыз, әмма бу барлык юл хезмәтләре эшен бик нык тоткарлый”, – дип искәртеп үтте Транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов.

Руслан Ибраһимов кайбер борлышларда ни өчен кар өеме өелеп тора дигән сорауга да җавап бирде:

«Бу вакытлыча күренеш. Ягъни, йөк төяүче карны аерым ноктага урнаштыра, аннан соң калган карны чыгара. Бер смена дәвамында чатларны тулысынча чистарту, кар җыю һәм чыгару бурычы тора. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкмасын өчен, юлда карны калдырырга ярамый. Шуңа күрә карны почмакка яки юл читенә эттереп торалар, ә аннан соң чыгаралар», – дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, автомобиль юллары предприятиесенең беренче максаты – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, тукталыш тавильоннарын, мәйданчыкларны, җәмәгать транспорты тукталышлары урыннарын, борылышларны чистарту. Чатларда «өчпочмак», борылышлар урыннары һәм тиз йөрешле полосалар эшкәртелә.

Юл хезмәтләре график буенча эшли, иәмма кайбер участокларда тоткарланырга туры килә. Шуңа күрә шәһәр халкыннан эшне башлаганчы предприятие куйган щитларга игътибар итүләрен сорыйлар.

Юл катламын кардан чистарту технологиясен журналистларга «ПАД» МУП директорының җитештерү буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Антон Иванов аңлатты.

Моннан тыш, юллар түшәлгән кар структурасын җимерә һәм чистартуны җиңелрәк башкарырга мөмкинлек бирә торган реагент сибелә.

"Кар яву вакытында, беренче чиратта, без төп проспектларга эттерә торган механизмнарны чыгарабыз. Ягъни, безгә, беренче чиратта, аның буенча йөри алырлык итеп юл ачарга кирәк”, - диде Антон Иванов.

Пәнҗешәмбе, 14 февраль 2019, 10:34