Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Студентлар отрядлары штабы вәкилләре Чаллының 21нче мәктәбендә булдылар. Чара Идел буе федераль округының «РСО+РДШ» студентлар отрядлары акциясе кысаларында узды һәм Идел буе федераль округында “Эшче һөнәрләр һәм хезмәт тәрбиясе елы”на һәм 17 февральдә билгеләп үтелә торган Россия Студентлар отрядлары көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Хәрәкәт активистлары өчен һөнәри юнәлеш бирүче интерактив дәрес оештырылды. Укучылар «Минем беренче студентлар отрядым» уенын уйнадылар, анда үзләрен отряд командиры һәм комиссары ролендә сынап карадылар.Мондый очрашуның форматы укучыларны заманча "һөнәрләр базары” турында күзаллауны киңәйтергә, укучыларга үсеш, укыту, социализациянең актуаль мәсьәләләрен хәл итәргә, киләчәк һөнәр алу өчен кирәкле шәхес сыйфатларын үстерергә, шәхси мәнфәгатьләрне һәм җәмгыятьнең квалификацияле кадрларга ихтыяҗларын берләштерергә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

 «Россия Студентлар Отрядлары» – илнең 72 регионыннан 240 меңнән артык егет һәм кызны вакытлы эш урыны белән тәэмин итә, шулай ук гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә.

Пәнҗешәмбе, 14 февраль 2019, 10:30