15 февральдә 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне Ватаныбызга тугрылык һәм фидакарьлек күрсәткән ватандашларны искә төшерәләр. Бу-барлык һәлак булган сугышчы-интернационалистлар турында хәтер һәм кайгы көне.
Чараның мәртәбәле кунаклары – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Әфганстандагы сугыш ветераннарының Чаллы оешмасы рәисе Эдуард Фоминых, Үзәк һәм Автозавод районнары буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссары Рәшит Ильясов.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 февраль 2019, 08:03