Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәренең 53 гаиләсенә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда ана капиталына 40 меңнән артык сертификат бирелгән, 33 мең гаилә 12,6 млрд сумнан артык акчадан файдаланган.

Сертификат бирү, ана капиталы чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (gosuslugi.ru) расланган хисап язмасы булган гражданнар файдалана ала. Бу очракта электрон формада гариза биргәндә клиент хезмәтенә шәхси бару таләп ителми. Шулай итеп, Россия Пенсия фонды Гражданнар, өйдән чыкмыйча, РПФ хезмәтләре алсын өчен, электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.

Пәнҗешәмбе, 14 февраль 2019, 14:02