Үзәк районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Каршылыклар спорт-туристлык полосасы» ярышлары узды. Анда 8нче «Дельфин» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәге тренерлары әзерләгән, Үзәк районының мәгариф учреждениеләреннән: 13, 18, 22, 25, 31, 35, 38, 46, 50, 53, 58, 60, 78 һәм Н. Кайманов исемендәге мәктәп командалары көч сынашты.
1 урынны – Никита Кайманова ис.кадет мәктәбе командасы яулады. 2 урынга – 13 нче мәктәп; 3 урынга46нчы мәктәп командалары чыкты. Ярышларда катнашучыларның барысы да Үзәк районы администрациясе башлыгының грамоталары һәм татлы призлар, ә җиңүчеләр спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 14 февраль 2019, 16:03