Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Махсус рейс гашыйклар көне, бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган бәйрәм хөрмәтенә шәһәр буйлап йөреп торды. Трамвайның пассажирлары башта Instagramдагы мәхәббәт тарихы белән уртаклаштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында яшь парлар гына түгел, ә өлкәнрәкләр дә бар иде.

Рейсларның берсендә никахлашу тантанасы булды. Ләйсән һәм Данияр Фәрхетдиновлар ЗАГС хезмәткәрләре катнашында бер-берсенә балдаклар кигерделәр.

"Гашыйклар трамвае" Яр Чаллыда беренче тапкыр үткәрелә. Тышкы һәм эчке яктан бизәлгән иде. Рейсларның гомуми саны бишкә җитте. Сәфәр барган 40 минут дәвамында чаллылылар бер-берсенә тагын бер кат мәхәббәт аңлатып кына калмыйча, шаян конкурсларда катнашып, фотога да төшә алдылар.

Конкурс вакытында һәр пар төп приз - ресторанга бару өчен сертификат уйнатуда катнашты. Чаллының биш пары призлы урыннарга ия булды.

Чара Prochelny порталы тарафыннан «Электротранспорт» МУП, мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе һәм ЗАГС идарәсе белән берлектә оештырылды.

Тулырак фоторепортажны Яр Чаллы шәһәре Администрациясенең "Вконтакте"дагы рәсми төркемдә табарга мөмкин.

Җомга, 15 февраль 2019, 11:00