Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Ватан-ана» мемориалы янында чаллылылар Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәп һәлак булган россиялеләрне искә алды. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, шәһәрнең Башкарма комитеты һәм иҗтимагый оешмалары хезмәткәрләре әфганчыларга хөрмәт йөзеннән килгән иде.

Тантананы Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин ачып җибәрде: “Бүген бөтен ил Ватаныбыздан читтә локаль сугышларда бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә. Әлеге чарадан чаллылылар да читтә калмады. Бу сугышта бездән 36 кешенең гомере өзелгән. Без аларның барысын да хәтерлибез, алар бу диварда мәңгеләштерелде. Чаллы халкы алар турында хәтерли һәм онытмаячак. Бу сугышта башларын салган улларын тәрбияләгән аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем, ветераннарга сәламәтлек телисем килә. Иң мөһиме – сезнең оныкларыгыз мондый сугышларны күрмәсен. Күкләребез тыныч булсын!”, – диде Ринат Абдуллин.

 Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан «Ватан-ана» мемориаль комплексында Чечня һәм Әфганстандагы кайнар нокталарда һәлак булган солдатларның исемнәре мәңгеләштерелгән яңа гранит плитәләргә урнаштырылды.


Җомга, 15 февраль 2019, 11:31