Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы кече суднолар буенча дәүләт инспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, урыны белән кайбер сулыкларда боз, күпсанлы чокырлар һәм ярыклар күзәтелә. Шуларны исәпкә алып, балык тотарга яратучылар өчен куркыныч участокларның картасы актуальләштерелде һәм Татарстан Республикасы су объектларында боз калынлыгы буенча мәгълүматлар яңартылды (2019 елның 15 февраленә). 

Әйтик, Яр Чаллыда бу исемлеккә өч зона кергән: Түбән бьеф, Кама елгасының ял зонасы һәм Мәләкәс елгасы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кышын ялгыз балык тоту һәм тәүлекнең караңгы вакытында берүзең бозда калу бик куркыныч, әле һава торышының да кискен үзгәрүен күзәтергә кирәк. Сүз уңаеннан, балыкчыга үзе белән, бер башында йөк һәм икенче башында элмәк булган 12-15 м озынлыктагы бау, пычак һәм башка кисә торган яки очлы предметлар (эре кадаклар) алырга киңәш ителә. 

Шимбә, 16 февраль 2019, 09:40