Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген социаль яклау, мәгариф идарәсе белгечләре һәм автокаланың иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Удмуртиядән килгән коллегалары белән шәһәрдә тормышка ашырыла торган социаль проектлар турында сөйләштеләр. Эшлекле очрашу бүген шәһәр мэриясендә узды. Катнашучыларны “Аталар берлеге” региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Жестков сәламләде.

Автокаланың коммерцияле булмаган оешмалары белән иҗтимагый инициативалар эше һәм хезмәттәшлек турында кунакларга «Перспектива» ресурс үзәге җитәкчесе Гөлнара Шаһиева сөйләде: «Чаллыда хакимият партнерлыгы, иҗтимагый инициативалар һәм бизнес өчен махсус шартлар булдырылган. Әйтик, безнең «Аталар берлеге» инициативасы республика, ә аннары федераль дәрәҗә алды. Татарстан Республикасында алты меңнән артык коммерцияле булмаган оешма бар. Яр Чаллы 2014 елда беренчеләрдән булып, коммерцияле булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү тәртибен раслады һәм бүген шәһәрдә 50гә якын иҗтимагый инициатива түләүсез нигездә биналар ала».

«Гаилә сәясәте» шәһәр проекты турында проектның авторы һәм җитәкчесе, «Танар» гаилә клиникасының баш табибы урынбасары Александр Зотов җиткерде.

Кунакларга шулай ук «Ата-аналар университеты, «Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршында эшләүче Балалар мәрхәмәтлек ордены» кебек проектларны тәкъдир иттеләр.

Җомга, 15 февраль 2019, 14:00