Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гареева Гөлвестан Әгъләм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гөлвестан Әгъләм кызы Башкортстанның Колай авылында, күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Мәктәптә укый. Сугыш башлангач колхозда эшли башлый. Сугыштан соң, 1952 елда авылдашы Гареев Харис Граифҗан улына кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Ташкент өлкәсенә күчеп китә. Алар 42 ел бергә яшиләр. 1994 елда тормыш иптәше вафат була. Хатын-кыз машина һәм тимер юл станцияләрендә, сөт заводында эшли.

Гөлвестан Әгъләм кызы ире белән ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова котлады.


Җомга, 15 февраль 2019, 14:25