Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган тантаналы чараны Яр Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин ачты. Ул барлык җыелучыларны сәламләде һәм рәхмәт белдерде. Чарада Комсомол районы Башкарма комитеты, шәһәрнең мәгариф бүлеге вәкилләре, язучылар, китапханәчеләр, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.

Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов үз чыгышында Муса Җәлил иҗатының әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте.

Программада мәктәп укучылары башкаруында шагыйрь-сугышчы шигырьләре, Муса Җәлил сүзләренә язылган «Җырларым» композициясе яңгырады. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Муса Җәлил иҗатына багышланган чаралар шәһәр китапханәләрендә дәвам итә.

Җомга, 15 февраль 2019, 15:06