Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Медео” шугалагында "Бозда мәхәббәт" дигән чара узды. Шугалакка килүчеләр бәйрәм кичәсенә үз статусын үзләре билгеләделәр - биткә кызыл йөрәк ясаучылар үзләренең парлы, ә зәңгәр йөрәк сайлаучылар – үзләренең парсыз булуларын күрсәттеләр. Программада "Кызыл тау" мәдәният үзәгенең Vocal band "Lime's"нан сөю турында җырлар яңгырады, ә "Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе фигуристларның бозда искиткеч шоуы чарада катнашучыларның барысын да әсир итте. Кунаклар өчен бик күп кенә конкурслар, күңел ачу чаралары узды. Барлык катнашучылар да чараның партнерларыннан бүләкләр алдылар.

Бәйрәмгә йомгак ясап, күккә кызыл шарлар очырдылар.

Җомга, 15 февраль 2019, 16:04