Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәчтүра Әүһади кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова бүләкләр тапшырды.

 Мәчтүра Әүһади кызы Вәлиева Чистай районының Кыерлы бистәсендә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшләгән. Сугыштан соң Пермь өлкәсенә күчеп, икмәк заводында пешекче булып эшли. 1973 елда Мәчтүра Әүһади кызы гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы металл конструкцияләр заводында кухня хезмәткәре булып эшли.

Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне Мәчтүра Әүһади кызы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 15 февраль 2019, 16:38