Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшмәкәрләр өчен финанс грамоталылыгын арттыру программасын башлап җибәрәчәкләр. Бу хакта бүген эшмәкәрләр һәм банкирларның шәһәр мэриясендә узган очрашу барышында билгеле булды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова алып барды. Очрашуда кече бизнеска кредит бирү проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

Эшмәкәрләр банк продуктларын алганда килеп туган проблемалар турында сөйләделәр. Бизнесменнарның күпчелеге финанс ресурслары җитмәүгә, шулай ук кредит бирү сәбәпләреннән баш тартуга зарланды. Үз чиратында, банк вәкилләре предприятие җитәкчеләренең финанс мәсьәләләрендәге компетентсызлыгы очраклары турында белдерде.

Бу проблеманы хәл итү юлларын табу өчен "Эшмәкәрнең финанс грамоталыгы сәгате” үткәрергә карар кылынды. Ул консультацияләр форматында узар дип көтелә.

"Бездә Чаллыда уза торган ипотека көненә консультация үткәрергә кирәк. Иң мөһиме, эшмәкәрләрнең хәл итү мисалларын практикада ук ишетсеннәр, әзер кейслар белән танышсыннар", - дип аңлатты Наталия Кропотова.

Эшмәкәрләр өчен финанс грамоталылыгы ликбезлары бу елның май аенда эшмәкәрлек декадасы кысаларында башланачак.

Сишәмбе, 19 февраль 2019, 09:19