Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы медиа тармак хезмәткәрләре "кыяга менү" буенча ярыштылар. Журналистлар арасында ярыш якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Чара мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе тарафыннан "Эверест" скаладромы белән берлектә оештырылды.

«Эверест» скалодром җитәкчесе Даниил Балтачев кыяга менүчеләр өчен инструкцияне һәм разминка үткәрде. Ул сигез елдан артык кыяга менү белән шөгыльләнә һәм ике тапкыр Эльбрус түбәсен буйсындырган. Аның балалар скалодром үзәге проекты «Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә "Автокаланың яшь эшмәкәре – 2018" конкурсында җиңүче булды.

Ярышларда катнашучыларга мөмкин кадәр күбрәк кыяга менү маршрутларын узарга кирәк иде. Маршрутларның һәрберсе алдагы кыенлык дәрәҗәсе белән аерылып торды. Трассаларның гомуми саны-якынча 50. Скалодром трассаларының иң күп өлешен узган җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

Вакыйгадан фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең рәсми төркемендәге фотоальбомда күрергә мөмкин.

Шимбә, 16 февраль 2019, 18:26