17 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә. Киләсе тәүлектә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава булачак. Көндез синоптиклар юеш кар фаразлый. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -2..- 7 градус, аязган вакытта -11 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы 0..-5 градус. Метеорологлар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 16 февраль 2019, 16:07