Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда наркотикларга каршы «Яшьләр континенты» квесты старт алды. Наркотикларны куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән уен 31 мартка кадәр өч этапта уздырылачак: читтән торып, гамәли этапта, йомгак ясау этапларында. Читтән торып катнашу этабы конкурс документациясен бирүне һәм эксперт советы материалларын өйрәнүне, гамәли этап - яшьләр иҗтимагый берләшмәләре (студентлар активы, волонтерлык берләшмәләре, студентлар хокук саклау хәрәкәтләре һәм башкалар) көче белән наркотикларга каршы профилактика квестын оештыру һәм үткәрүне күздә тота. Квест нәтиҗәләре буенча, призлы урыннарны алган җиңүчеләр дипломнар, бүләкләр һәм сертификатлар белән бүләкләнә. Призлы урын алмаган катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнәләр.

Сишәмбе, 19 февраль 2019, 13:28