Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәгендә "Студентлар миссы һәм мистеры- 2019" матурлык һәм талант шәһәр студентлар конкурсының сайлап алу туры узды. Анда шәһәрнең 11 югары һәм урта уку йортыннан 27 студент катнашты. Бу алты егет һәм 21 кыз. Һәр катнашучы жюри хөкеменә визит карточкасы һәм иҗади номер әзерләде.

Катнашучыларны Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Кристина Максимова, "Нур" яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, Шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян, 1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова, OGA Models модель агентлыгы җитәкчесе, алып баручы, вокалист, Халыкара матурлык конкурслары җиңүчесе Ольга Гайдабура, "Мисс һәм Мистер студентлык – 2018" конкурсы җиңүчесе Регина Мохтарова, "Мисс студентлык – 2017" конкурсы җиңүчесе Лия Харрасова бәяләделәр.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча финал этабына 16 катнашучы узды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс берничә этапта үткәрелә: катнашучылар тренинглар һәм мастер-класслар узачак сайлап алу, шәхси үсеш этабы үз блогларын алып барачак һәм үз чараларын оештырачак. Конкурсның финалы 15 майда "КАМАЗ" мәдәният сараенда узачак.

Шимбә, 16 февраль 2019, 19:05