Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда "Салават Кубогы-2019”на ел саен үткәрелә торган трек узышлары старт алды. Быел алар "КамАЗ”ның 50 еллыгына багышлана. Ачылу тантанасы шәһәр мэры Наил Мәһдиевның һәм ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның сәламләү сүзләреннән башланды.

"Хөрмәтле дуслар, спортчылар, чаллылылар һәм шәһәр кунаклары! Җанатарларны сөендерер өчен автокалага килгән спортчыларга рәхмәт. Без кунакларга һәрвакыт шат һәм Чаллы трассасында дуслык булыр һәм иң көчлеләр җиңәр дип өметләнәбез", - дип старт бирде шәһәр башлыгы.

 "Чаллы-автомобиль спорты сезонын ел саен ача торган КАМАЗ-мастер, Дакарның 16 тапкыр җиңүчеләре. Без горурланабыз, ил горурлана!", – дип билгеләп үтте Хәлил Шәйхетдинов.

Традицион рәвештә автомобиль ярышлары шәһәр ипподромында уза. Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов Чаллыда әзерләнгән трассаны югары бәяләде.

"Салават Кубогы” Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия чарасы булып тора. Катнашучыларның бөтен приз фонды Чаллы балалар йортына тапшырылачак.

Җиңүчеләр һәм призерлар исеменә түбәндәгеләр лаек булды:

Россия Чемпионаты:

1 урын – Кальманович Павел (Тольятти);

2 урын – Миңнеханов Рәсүл (Казан);

3 урын – Кораблев Василий (Казан).

Россия Кубогы:

1 урын – Брагин Дмитрий (Казан);

2 урын – Староверов Вячеслав (Сызрань);

3 урын – Миңнеханов Рәсүл (Казан).

Татарстан Республикасы Чемпионаты:

1 урын – Миңнеханов Рәсүл (Казан).

2 урын – Кораблев Василий (Казан);

3 урын – Жаворонков Олег (Түбән Кама).

Мэр Кубогына Миңнеханов Рәсүл (Казан) лаек булды.

Вакыйгадан фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемендәге фотоальбомында күрергә мөмкин.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 16:03