Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Эшлекле дүшәмбе» вакытында 2018 елда яшьләр сәясәте учреждениеләренең эшчәнлеге турында Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов сөйләде. Ул шәһәрдә максатчан төркемнәр белән профориентация чараларының юл картасы раслануы турында белдерде. Аның бурычлары: мәктәп укучылары һәм яшьләр белән эшләүнең яңа форматларын кертү, яшьләргә эшче һөнәрләр алуга юнәлеш бирү, иң яхшы тәҗрибәләрне тарату, шәһәр предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен нәтиҗәле файдалану.

Уртак бурычларның иң мөһиме – яшьләр шәһәрдә калсын һәм теге яки бу Чаллы предприятиесендә үзләренең һөнәри күнекмәләрен куллана алсын өчен эш алып бару”, - дип өстәде Винер Харисов.

Узган ел күрсәткечләре буенча шәһәрдән 1492 чыгарылыш сыйныф укучысы киткән, ә 1935 кеше югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга килгән. Бу, спикер сүзләренчә, республика яшьләре тарафыннан әлеге учреждениеләрнең кирәклеге турында сөйли.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 09:36