Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеше территориясе резидентларының төп өлешен кече бизнес тәшкил итә, аларның өлеше 70%ка якын (29 резидент). Калган 30%ы - урта һәм эре бизнес. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшчәнлеге турында «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев сөйләде.

Хәзерге вакытта автокаланың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 44 җитештерү компаниясе эшчәнлек алып бара, алар шәһәр икътисадына 16,3 млрд сум инвестиция керткән һәм 3,5 яңа эш урыны булдырган. 18 предприятие үз производствосын башлап җибәргән, калганнары җиһазлар сатып алу яки җибәрү стадиясендә. Сигез проект greenfield (ягъни яңа төзелеш) форматында тормышка ашырыла, калганнары – brownfield форматындагы әзер җитештерү мәйданчыкларында, шуларның 12се генә Европаның иң эре индустриаль паркларының берсе «КИП «Мастер» территориясендә урнашкан. ТОСЭРның алты резиденты “Яр Чаллыда җитештерелгән” маркировкасы белән продукцияне экспортлый. Бу юнәлештә «Заряд» компаниясе лидер булып тора, ул 2018 елда үзләре җитештергән продукциянең 15,5%ын экспортка чыгарды, ә бу – 4602 кәшәкә, Германия, Беларусь һәм Казахстан кебек илләргә китте. «Акульчев» компанияләр төркеменең «Венские вафли» компаниясе экспорт географиясе буенча лидер булды. Ул үз продукциясен Кытай, Беларусь, Израиль, Гыйрак, Канада, Кыргызстан, Монголия, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанга экспортлады, ә җитештерелгән продукциянең гомуми күләменнән экспорт өлеше 8% тәшкил итте.

“Без 2018 ел нәтиҗәләре буенча 20 компаниягә ия булырга тиеш идек, бүген алар – 44кә җитте. Инвестицияләр күләме 14 млрд сумнан да ким булмаска тиеш иде, бүгенге көндә 16 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде. Без 2205 эш урыны булдырырга тиеш идек, 3482 эш урыны булдырдык. Бу республика җитәкчелегенең, беренче чиратта, эре инвесторларны җәлеп итү буенча нәтиҗәле эше. Моношәһәрләр үсеше фондына тиешле бәя бирергә кирәк, без бу елларда 2,5 млрд сумнан артык акча җәлеп итә алдык”, – дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, автокала 2016 елның 28 гыйнварында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алды. Бу вакыт эчендә резидентлар тарафыннан бюджетның барлык дәрәҗәләренә һәм бюджеттан тыш фондларга 3 млрд сумга якын салым һәм иминият керемнәре күчерелгән.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 09:00