Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР ДОСААФ тирында Ватанны саклаучылар көненә багышланган, автокала оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче яшьләр арасында кече калибрлы винтовкадан ату буенча турнир узды. Беренчелектә шәһәр оешма һәм предприятиеләрнең 18 эшче яшьләр командалары катнашты, алар: «Форд Соллерс Холдинг», «Ремдизель», 2 ГИС, «Чаллы-Бройлер», Чаллы ТЭЦ, «РУ-Инжиниринг» НПП, «ДОМКОР Строй»,» Домкор Индустрия", Яр Чаллы Пенсия фонды идарәсе, «Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», «Заман» яшьләр үзәге, фәнни-техник үзәге, пресс-рама заводы, «КАМАЗ» ГАҖ, «РИАТ» ААҖ двигательләр заводы, Чаллы җылылык челтәрләре оешмаларыннан.

Турнир нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче дип «ДОМКОР» командасы (157 балл) табылды, икенче урында - «Ремдизель» АҖ (154 балл), өченче урында - «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводы командасы (152 балл).

Хатын – кызлар арасында шәхси беренчелек нәтиҗәләре: 1 урын – Оксана Теплых (Яр Чаллы ТЭЦ) - 42 балл; 2 урын – Олеся Хлестова («ДОМКОР» ҖЧҖ) – 41 балл; 3 урын – Әлфия Зәйнәшева («Домкор Индустрия» ҖЧҖ) - 40 балл.

Ирләр арасында шәхси беренчелек нәтиҗәләре: 1 урын – Алексей Жагров («Ремдизель» АҖ) – 45 балл; 2 урын – Айрат Фәрхетдинов («КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводы) – 45 балл; 3 урын – Руслан Сабиров («ДОМКОР» - 43 балл.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 10:07