Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Дулкын» бассейнында 10 нчы шәһәр студентлар Спартакиадасы кысаларында шәһәрнең урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында йөзү буенча ярышлар узачак. Ярышларда ике кыз һәм ике егеттән торган командалар катнаша ала, алар 4-25 метрга эстафетаны узачаклар.

Катнашу турында имзаланган гаризаны 28 февральгә кадәр gsschelny@mail.ru почта адресына җибәрергә мөмкин. Нигезнамә белән "ВКонтакте" социаль челтәренең шәһәр студентлар советы төркемендә https://vk.com/gsschelny танышырга була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (939) 390-75-40 – Артем Гилев.

Чараны оештыручылар-мәгариф һәм яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт идарәсе, шулай ук «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән «Шәһәр студентлар советы» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 11:22