Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Заман” яшьләр үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган XXI турнир узды. Әфган сугышы ветераннары-офицерлары чараның мәртәбәле кунаклары булды. Алар турнирда катнашучыларга уңышлар, гадел көрәш һәм һәр эштә башкалардан яхшырак булуларын теләделәр.

Ярышларда «Заман» яшьләр үзәгенең «Самбо берләшмәсе»,«Олимпийский» спорт комплексы, «Динамо» спорт җәмгыяте, «Пантера» көрәш клубы, 50 һәм 51 нче мәктәп укучылары, шулай ук Актаныш, Чирмешән районнары һәм Чуваш Республикасы яшь спортчылары катнашты.

Чарада катнашучыларны грамоталар, медальләр, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Кайбер спортчыларны махсус номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Мәсәлән, «Иң яхшы техника»да Әсхәд Вәлиевка тиңнәр булмады, «Иң яхшы хәрби кабул итү» өчен Хәмзә Вәлиев бүләкләнде. «Җиңүгә омтылыш» өчен ярышларның иң кече катнашучысы Тихон Недопекинны билгеләп үттеләр.

28 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны Дамир Степанов алды, икенче урында Данис Хәбибуллин, өченче урынны Даниил Питеркин яулады. 31 килограмм авырлык категориясендә Аяз Минһаҗев – алтын, Данил Тайсин –көмеш, ә Азамат Хашимов бронзага ия булдылар.

Кызлар арасында 34 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны Эльвина Иванова, икенче урынны Милана Шәйхразиева алды. Егетләр арасында шул ук категориядә беренче урынны Әсхәд Вәлиев яулады, икенчедә – Кирилл Семенов, өченчедә – Артур Әхмәтшин булды.

Данил Бабаев 38 килограмм авырлык категориясендә алтын, Әмир Хәлимов көмеш медаль алды. 42 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны Сергей Степанов яулады, икенчедә - Азат Шимилов, өченчедә - Артур Иванов. 50 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны Әмир Карюков алды, икенче урынга Әсһәр Мостафин, өченчегә – Михаил Остапенко чыкты. 54 килограмм авырлык категориясендә Роберт Мөхәммәдиев беренчелекне яулады, икенче урында - Айрат Арслангәрәев, өченчедә - Айбулат Нурисламов. 60 килограмм авырлык категориясендә Даниил Ширковский беренче урынны яулады, икенчедә-Артем Петров. 68 килограмм авырлык категориясендә Владислав Лейко алтын, Хәмзә Вәлиев көмеш, Егор Наговницын бронза медальләргә ия булдылар. 90 килограмм авырлык үлчәмендә Рамил Әскәров беренчелекне яулады, икенче урында - Анар Таибов.

Команда зачетында беренче урынны «Заман» яшьләр үзәге алды, икенче урында – «Олимпия» спорт комплексы, өченчедә – Татарстан Республикасының Чирмешән җыелма командасы.

Дүшәмбе, 18 февраль 2019, 11:44